Энгель Фәттахов 21 августка кадәр сак астында калачак.
ТР Югары суды Энгель Фәттаховның СИЗОда тоту вакытын озайтты.
Хәзерге вакытта башлангыч тикшерү тәмамланган, һәм Фәттахов җинаять эше материалларын өйрәнә. Аны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаеплиләр.
Гаепләрне таныган очракта Энгель Фәттаховка 10 елдан артык ирегеннән мәхрүм ителү яный. Элеккеге түрә үз гаебен кире кага.
Нет комментариев