Эшкә велосипедта барырга тәкъдим итәләр
Хәбәрләр

Эшкә велосипедта барырга тәкъдим итәләр

Әлмәттә бүген, 22 май көнне «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлбәттә, бу акцияне әтнәләр өчен генә булса да кертү отышлы булыр иде. Югыйсә, ындыр артындагы мәктәпкә дә баланы машинада гына утыртып киләләр хәзер. Яхшылык түгел, балага зыян китерү бу.

Әлмәткә әйләнеп кайтсак, бу көнне халыкка машиналардан һәм автобуслардан баш тартырга һәм эшкә велосипедта барырга тәкъдим итәләр. Бу Бөтенроссия акциясенең бер өлеше, ул сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә һәм велосипедта йөрүне популярлаштыра.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/almatlelarga-eska-velosipedta-baryrga-takdim-italar-5923996


Нет комментариев