Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Эштән соң калырга мәҗбүр итә алмыйлар»: Дәүләт Думасында эш тәртибе кагыйдәләрен аңлаттылар

Россиядә хезмәткәрне өстәмә эшкә бары тик аның ризалыгы белән генә җәлеп итәргә мөмкин.

Бу хакта KP.RUга интервьюсында Ярослав Нилов белдерде.

Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе сүзләренчә, эштән соң калып та эшләү мәҗбүри була алмый һәм ул бары тик ирекле нигездә генә башкарылырга тиеш.

— Эштән соң калып та эшләү тармак килешүендә яки коллектив шартнамәдә каралганда һәм хезмәткәр ризалык биргән очракта гына рөхсәт ителә, — дип ассызыклады парламентарий.

Нилов шулай ук Россия компанияләрендә өстәмә эш практикасы киң таралган булуын әйтте. Аның сүзләренчә, депутатлар хезмәткәрләрнең хокукларын яклау өчен бу мәсьәләне закон нигезендә көйләүгә игътибар итә.

Парламентарий фикеренчә, мондый нормалар эш бирүчеләр белән хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыграк һәм гаделрәк итәргә тиеш

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев