Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Фән олимпиадасы нәтиҗәләре

Мәктәп укучылары арасында булган олимпиада җиңүчеләре, алырның уңышлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

Олы Әтнә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ислам Хә­­­­кимҗанов география һәм инг­лиз телләреннән, Бә­рәс­­кә урта мәктәбенең 11 сый­ныф укучысы Ис­кән­дәр Си­ба­­га­туллин ОБЗРдан Бө­тен­рос­­сия олим­пиа­дасының рес­пуб­ли­ка этабында призер исе­мен яу­­ладылар. 
Республика олимпиадасында Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зәлия Галләмова һәм 10 сыйныф укучысы Ильяр Гарипов, Бәрәскә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Исламия Әхмәтҗанова, 9 сыйныф укучысы Азалия Нәҗмиева рус мәктәпләре өчен туган (татар) әдәбиятыннан, шушы ук Бәрәскә урта мәк­тә­бенең 11 сыйныф укучысы Ми­ләү­шә Сабирҗанова сайлау хоку­кы фәненнән, Күңгәр ур­та мәктәбенең 8 сыйныф уку­чысы Замирә Мифтахетдинова, 10 сыйныф укучысы Гөлинә Га­лиева, Комыргуҗа урта мәк­тә­бенең 7 сыйныф укучысы Камил Шәрипов һәм 11 сыйныф уку­чысы Лилия Мөхәмәтшина, Тү­бән Көек мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рания Шакирова, Иске Өҗем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Камилә Сабирова, Күәм урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәйдәш Газизов милли мәктәпләр өчен туган (татар) әдәбиятыннан, Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Әлфия Сафиуллина милли (рус булмаган) телле мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле буенча призер булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев