Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: Сез безнең күзләр дә, колаклар да

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Чыгышы башында ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламнәрен җиткерде. «26 ел дәвамында без ел саен республиканың медиа тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Нәкъ менә сез, хөрмәтле баш мөхәррирләр, журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре хакимият органнарына ачык калырга, гражданнар белән туры элемтәдә булырга ярдәм итәсез», – диде ул.

Дәүләт Советы рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре буенча Роскомнадзор мәгълүматларын китерде. 2024 ел башына Татарстанда 678 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. 339 басма мәгълүмат чарасы бар, алар арасында 170 газета һәм 111 журнал рус телендә, 112 газета һәм 39 журнал татар телендә, 5 газета чуваш телендә, 2 газета удмурт телендә чыга һәм бер керәшен газетасы бар. 60 телеканал һәм телепрограмманың 37се татар телендә, 67 радиоканалның дүртесе татар телендә эшли. 205 электрон басма, 7 мәгълүмат агентлыгы бар. «Бу бик зур дәрәҗәдә әзерләнгән хезмәткәрләр армиясе», – диде ул.

«Сез безнең күзләр дә, колаклар да. Сезнең аша безгә халыкның мөрәҗәгате килә. Сез хакимият һәм җәмгыять арасындагы ныклы күпер булып торасыз» – диде Фәрит Мөхәммәшин.

Ул республикада узган һәм узачак зур чараларны санап үтте. «Сез – бәхетле кешеләр, Аллаһка шөкер, яктыртырлык, күрсәтерлек чаралар бик күп. Рәхәтләнеп эшлисез. Бары тик тикшерелгән мәгълүматка таяныгыз. Республиканың уңышлары турында сөйләгез. Алар бик күп. Күршеләрдә алай түгел. Әйтик, февраль аенда дөньяда беренче булып лаеклы дәрәҗәдә «Киләчәк уеннары»н уздырдык. Күптән түгел генә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы тәмамланды», — дип санап үтте ул.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев елның чараларга бай һәм тыгыз булуын ассызыклады.

«Кәефләр әйбәт. Әлбәттә, проблемалар, катлаулы мәсьәләләр бар, тик алардан башка булмый. Быел бик күләмле, җаваплы чаралар уза. Россия Федерациясе Президентын сайлау узды, «Россия – Ислам дөньясы» форумы узды, БРИКС уеннары, Дәүләт Советына сайлаулар булачак, аннан БРИКС саммиты башлана. Бик тыгыз ел. журналистларга күңел яктылыгын югалтмаска телим», – диде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев