Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге хәрбиләр янында булып кайтты

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына барып, үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26 нчы спецназ отряды хәрбиләре («Барс» 26 нчы махсус билгеләнештәге отряды) белән очрашып кайтты.

Җырчы солдатларның хәлен белешкән, аларга чираттагы гуманитар ярдәм илткән. Бу хакта Фирдүс Тямаев «Интертат» сайтына интервьюсында сөйләде.

«Егетләр шатланып каршы алды, кәефләре яхшы. Барысы да – патриот, җитди егетләр, илне саклый торган чып-чын бөркетләр. Бик күп күчтәнәчләр тапшырдык. Безне күргәч, барысының да күңеле йомшарды. Аларның 50-60 проценты – татар егетләре. Әле дә: «Фирдүс, хәзер дә шул эмоцияләр белән яшибез, рәхмәт», – дип смслар язалар. Хәрбиләрнең ашау-эчүләре, яшәү шартлары да начар түгел», - диде ул.

Фирдүс андагы мохитне күреп шаккатуын да әйтеп үтте. «Авыл, бистә урамнарында гел хәрби техника. Бөтен нәрсә СССР заманындагы кебек. Шул чорлардан биредә бернинди төзелеш булмаган, бер генә яңа бина да күрмәссең. Алар бездән 40-50 елга артта баралар. Бистәләрдә юллар юк, җирле халык иске машиналарда, велосипедларда йөри. Су ике көнгә бер генә бирелә, хәрби машиналар белән су ташыйлар», - дип сөйләде ул.

Шуларны күреп, Фирдүс Тямаев Татарстанда яшәвенә сөенеп кайткан. «Татарстаныбыз Рәисе, Аллаһка шөкер, халкыбыз турында кайгырта. Гомер иткән урыныбыз оҗмах икән», - диде җырчы.

Донецк якларында хезмәт итүче 26 нчы отряд хәрбиләре - Фирдүс Тямаев әле мобилизациягә кадәр үк ярдәм күрсәтә башлаган отряд. Ул концертларында шушы солдатларга һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышлап җырлар башкарды, аларның якыннарын концертларына чакырып хөрмәт күрсәтте.

Җырчы шушы арада үзенең якташлары - махсус операциядәге Нурлат хәрбиләре янына да барып кайтырга җыена.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев