Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән «Куркынычсызлык дәресе» булып узды
Әлеге чараны Гостехнадзорның Әтнә районы буенча бүлек җитәкчесе Рафил Сабиров үткәрде
Соңгы вакытта Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең квадроцикл, питбайк, снегоход һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә имгәнү очраклары ешайды.Еш кына мондый сәфәрләр фаҗигале тәмамлана – балалар үлемгә китерүче җәрәхәтләр ала яки гомерлеккә инвалид булып кала.
Статистика буенча, юлдан тыш авто-моточараларны йөртүчеләр авария булган очракта автомобильчеләргә караганда ешрак травмалар ала һәм һәлак була. Бу хакта Гостехнадзорның Әтнә районы буенча бүлек җитәкчесе Рафил Сабиров Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән үткәрелгән «Куркынычсызлык дәресе» кысаларында сөйләде.
Шулай ук дәрес кысаларында мондый техника белән идарә итү өчен таныклык алу тәртибе, техниканың регистрация кагыйдәләре һәм юлдан тыш авто-моточараларны кулланганда куркынычсызлык таләпләре турында да сөйләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев