Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы терактта һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»да теракт аркасында һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды, анда 68 фамилия бар. Мәгълүмат ведомство сайтында пәйда булды

Исемлек һәлак булганнарның шәхесләрен суд-медицина экспертлары тикшергән саен тулыландырылачак, дип белдерде министрлык.

Исегезгә төшерәбез, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан гражданнарга ата башладылар, шуннан соң янгын чыгардылар. Бу вакытта анда «Пикник» төркеме концерты булырга тиеш иде.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт аркасында 137 кеше һәлак булган. Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүчеләрнең санын төгәлләде: алар 182.

Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев