Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Гаилә архивларын барлар вакыт

Китапханәчеләр тырышлыгы белән агымдагы елда әтнәлеләрнең хезмәт фидакарьлеге барлана

  Елның-елында районыбыз китапханәчеләре нинди дә булса яңалык белән сок­ландыралар.
 Узган ел, мәсәлән, Бөек Җи­ңүнең 80 еллыгына багышланган – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында истәлек-хатирәләр туплаган китап дөнья күрде. Быел, 2026  – Татарс­танда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан нинди планнар тормышка ашырылачак? Китапханәчеләребез нинди яңалыклар белән яшиләр, район үзәк китапханәсе директоры Алсу Әскәрова белән шул хакта сөйләшәбез.
 – Алсу, агымдагы елда да районыбыз китапханәчеләре зур эшкә алынды, дип беләм. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан нинди эшләр башкарыла, шул хакта әйтеп узсагыз иде.
   – Төбәкнең йөзен анда туган, яшәгән, хезмәт куйган кешеләре бизи. Районыбызда һәр тармакның, һәр һөнәрнең, һәр оешманың күпьеллык тырыш хезмәте белән хөрмәт яулаган, мактауга лаек шәхесләре бик күп. Аларның һәрберсенең гомер юлы китап язарлык, һәр бите – үрнәк өлгесе. Күбесенең исемнәре тарих битләренә теркәлмәгән, әмма аларның хезмәт фидакарьлеге, һөнәрләренә тугры булулары һәм ил үсешенә керткән өлешләре сокланырлык. Хәрби батырлык һәм хезмәт фида­карьлеге елы уңаеннан райондашларыбызның һәм читтә яшәүче якташ­ла­рыбызның хезмәт казаныш­лары турында электрон мәгълүмати база булдырырга ниятлибез. Бу эшебезне “Әтнә ягы хезмәт фидакарьләре” электрон мемориалы дип атадык. 
– Ул үз эченә нәрсәләрне алачак? 
  –  Әлеге уңайдан без халык хөрмәтен казанган күренекле шәхесләребезне барлыйбыз. Без якташларыбызның хез­мәт казанышлары турындагы барлык мәгълүматны – өлкән яшьтәгеләрнең ис­тәлекләрен, фотосурәтләр, уз­ган еллардагы газета-журналлардагы мәкаләләрне, архив белешмәләрен туплыйбыз. Мемориалда Әтнә районы һәм районнан читтәге хезмәт батырларының тормыш һәм хезмәт юлы, зур казанышлары, дәрәҗәле исемнәре, дәүләт бүләкләре турында мәгълүмат, кызыклы фактлар, портрет һәм сюжетлы фотосүрәтләре урын алачак. Шулай ук видеоязмалар да урнаштыру мөмкинлеге бар. Биредә тиз һәм аңлаешлы рәвештә хезмәт ияләре турында мәгълүмат табып булачак. 
     Шушы форсаттан файдаланып, райондашларыбызга да мөрәҗәгать итәсебез килә. Үзегезнең даирәдәге якыннарыгыз яисә туганнарыгыз арасында үз һөнәренә чын күңелен биреп, яратып эшләгән, тырыш, намуслы хезмәте белән дан казанган кешеләр турында мәгълүмат урнаштырасыгыз килсә, Әтнә үзәк китапханәсенә, яисә, авыл китапханәчеләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Уртак эш мөмкин кадәр тулы һәм күбрәк мәгълүмат табарга мөмкинлек бирер.  
   – Бу мемориал кемнәр өчен файдалы булачак?
   –  Электрон мемориал булдыру төбәкнең хезмәт батырлары турында истәлекне сак­ларга ярдәм итәчәк һәм киләчәк буыннар өчен тарихи мәгълүматның мөһим чыганагы булачак дип уйлыйбыз. Мондый проект җирле халыкның төбәк үсешенә керткән хезмәте турындагы тарихи хәтерне сак­ларга һәм алдагы буыннарны югары үрләргә рухландырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар яшь буын өчен үрнәк, тиңләшер маяк булып тора. Без аларны белергә, хөрмәт итәргә, кадерләргә тиешбез. Чөнки алар – безнең горурлыгыбыз, аларның хезмәт юлы – үткәнебез һәм бүгенгебез көзгесе. Халык язмышы, ил тарихы нәкъ менә шушы гади хезмәт кешеләре язмышыннан җыела.
Китапханәче­ләр  киләчәк буын­нар өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булачак сыйфатлы һәм файдалы ресурс булдыра алыр дип ышанып калабыз.
    Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнгән вакытта китапханәчеләребез зур эшкә тотындылар. Эшкә керешкән вакытта әлеге хезмәт ахырына кадәр җиткерелә алырмы, дигән шикләнүләр дә булды әлбәттә. Шөкер, райондашларыбызның батырлыклары тарих бит­лә­рендә урын ала алды.
   Инде бу эшкә дә бергәләп тотынсак, һичшиксез ахырына кадәр башкарып чыга алырбыз Күмәк эш – тау күчерә, диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев