Гаилә елы уңаеннан Әтнә китапханә чара уздырды
Якын кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу, бер-беребезгә ярдәм итү, аралашу шатлыгы уңай эмоцияләр белән тулыландыра, безгә барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Бу мәңгелек кыйммәтләр, алар һәрвакыт үзгәрешсез калачак.
Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү.
2024 ел – Гаилә елы, 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, районыбыз китапханәләре арасында 13 майдан 18 майга кадәр «Гаиләбез белән китапханәгә» дип исемләнгән гаилә белән китап уку атналыгы игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында Әтнә үзәк китапханәсендә 15 май көнне “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” исеме астында җылы очрашу узды. Бирегә өлкән яшьтәге иң актив китап укучы гаиләләребез – Шагиевлар гаиләсе, Сибгатуллиннар гаиләсе, Гибадуллиннар гаиләсе чакырылды. Аларның гаиләләре өчен китап – белем чыганагы, фикер сандыгы, тугры дус та, сердәшче дә. Кунакларыбыз бик теләп гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Шулай ук гаиләләребез татар һәм рус әдәбияты өлкәсеннән булган сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр, әдәби бәйгеләрдә катнаштылар. Үзләренең яратып укыган китаплары, әдәби жанрлар турында фикер алыштылар.
Чарада актив катнашулары өчен, китапханәбезнең даими китап укучылары булганнары өчен без гаиләләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итегез, укымышлы гаилә булып калыгыз, китапханәбезгә юлны онытмагыз! Китапка, әдәбиятка булган мәхәббәтегез сүрелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев