Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртү 1 октябрьгә кадәр кичектерелде
Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә. Тиешле карар 2026 елның 1 октябреннән дә иртәрәк кабул ителмәячәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бу датага кадәр «Гаилә ипотекасы» программасы буенча барлык шартлар үзгәрешсез саклана», – дип ассызыкладылар финанс ведомствосы матбугат хезмәтендә.
Upd. (19.22): 1 июльдән гаилә ипотекасы шартлары саклануын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин да раслады, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча профильле структуралар программа кагыйдәләрен яңарту өстендә эшләвен дәвам итә, дип ышандырды.
«Фикер алышулар күп булды, әмма 1 июльдән шартлар элеккечә кала, әлегә берни дә үзгәрмәячәк дип әйтә алам», – дип язды Хөкүмәт Рәисе урынбасары МАКСтагы блогында.
Хөснуллин сүзләренчә, төрле вариантлар эшләнә. «Безнең бурыч – ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм демографиягә уңай йогынты ясау», - дип ассызыклады ул.
Элегрәк РФ Төзелеш министрлыгы гаилә ипотекасы кагыйдәләрен бала табуны стимуллаштыру өчен 1 июльдән үзгәртәчәкләр дип белдергән иде. Ташламалы ставканың гамәлдә булу вакытын, «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, 15 елга кадәр кыскартырга планлаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев