Дошман пилотсыз очкычының Геленджикка һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган балалар саны дүрткә җиткән. РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Коточкыч фаҗига. Украина агрессиясе. Хәзерге вакытта дүрт баланың һәлак булуы билгеле, өчесе хастаханәдә. Бер балага операция ясалган, калган икесе тикшерелә – алар төрле тән җәрәхәтләре алган», – диде балалар омбудсмены.
Искәртеп үтәбез, фаҗига Краснодар краеның Геленджик курорт-шәһәренә керүче Архипо-Осиповка авылында булган. Башта алты кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде, аннары аларның саны җидегә җитте. Зыян күрүчеләр саны 47дән 58гә кадәр арткан.
Нет комментариев