Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Гөлия Хәбибуллинага багышлап

Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы

Язгы таңда җан өшетеп,
Авылны кайгы сарды.
Мәңге күтәрелмәс томан күк,
Биреште җаны, арды.

Өч нарасый ятим калды,
Өметләре өзелде.
Әниләрен Аллаһы алды,
Авыр сынау үтелде.

Чү, Әминә, елама, дип,
Кем сыйпар чәчләреннән?
Йөрәкнең кылларын өзеп,
Яшь тама күзләреннән...

Кара кашлары кушылган,
Чем кара күзләре дә...
Егылырсың һушыңнан,
Өзелеп әйткән сүзеннән.

Чык тамчысында җемелдәп,
Көтәр сине гөлләрең.
И , өзелдең, Әдиләм, дип,
Булмас инде тиңнәрең.

Горурландың улың белән,
Үземә ошаган, дип.
Җәннәттә булырсың, беләм,
Иманың белән үт.!

Иреңнең хакын хакладың,
Өзелеп сөйгән яр идең.
Чәчәк аткан мәлләреңдә,
Кара гүрләргә иңдең....

Түм- түгәрәк дөньяның,
Китек бәхет почмагы.
Иң газиз ӘНИ... югалдың...
Кем юатыр аларны???

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев