Гөлүсә Батталованың чираттагы уңышы
Афәрин, котлыйбыз!
«Аллаһ Тәгаләгә мең шөкер! Бу пьесаны язу хыялы ун еллар элек туган иде. Тукаебызның үз туган җиремдәге эзләрен барлап язасым килгән иде. Бик күп эзләнүләрем, Тукайга китергән юлларым нәтиҗәсе булып, хыялым чынга ашты. Жюри тарафыннан пьесамның югары бәя алуына бик шатмын. Бу елым, чыннан да, минем өчен Тукай елы - 2026 елда Тукай турында ике пьесам сәхнәгә менде: аларны Апуш театр студиясе куйды - "Тукай. Ярлыкагыл" һәм "Унөч". Өченче пьесам - "Лампа эчендә май кими" драмасы да үз театрын эзләп табар дип ышанам.
Кичә Милли китапханәдә узган бүләкләү чарасында әлеге пьесамнан өзек тә сәхнәләштерелде. Рольләрне Булат Гатауллин, Ихсан Исхаков, Муса Камалов, Алмаз Гәрәев башкарды. Үзебезнең Әтнә егете Ихсанның зур сәхнәләргә кыю адымнар ясавын күреп, горурланып утырдым». Гөлүсә Батталова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев