Иҗат - гүзәл гамь ул
Район үзәк китапханәсендә “Иҗат – гүзәл гамь ул” дип исемләнгән иҗади кичә узды.
Кичәдә якташларыбыз: Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе – Гөлназ Шәйхи, “Татарстан – Яңа гасыр” каналында зур уңыш казанган программалар авторы – Альберт Шакиров һәм шагыйрә Гөлүсә Батталова катнашты. Кичә барышында иҗатка, телебезгә кагылышлы күп кенә проблемалар турында киңәшләштеләр, фикер алыштылар. Өлкән буын вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук шигырь иҗат итүче кунаклар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Гөлназ Шәйхи һәр катнашучыга үзенең китапларын бүләк итте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын, тагын очрашырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев