Яңа Әтнә мәдәният йорты матур чара үткәрде
Хәбәрләр

Яңа Әтнә мәдәният йорты матур чара үткәрде

Әлеге экскурсия һәркемгә кызыксыну уятты.

«Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, һәммәбез тату, бездә чын дуслык» дип җырлап балалар белән шундый матур җиргә сәяхәт кылдык.
Шагиев Салих абый белән Зөлфия апалар хуҗалыгында зур тырышлык белән,  кулдан ясалган корылмаларны куреп сокландык. Безнен бәхетле балачак заманына кайткандай булдык. Биредә ни генә юк. Һәр әйбернең үз тарихы.
 - Бүгенге көндә дә материаллары яңартылып , тулыландырып торабыз, алда яңа идеяләр   эшлисе эшләр  бар әле ди Зөлфия апай. 
Балалар зур кызыксыну  куп сораулар яудырып бик яратып кайтты, -дип хәбәр итте Алсу Гыйләҗев. 

Нет комментариев