Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә – 1-8 гыйнварда эшләү икеләтә түләнергә тиеш

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов искәртте.

Россиядә бәйрәм көннәрендә эш өчен түләү кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

Парламентарий сүзләренчә, бу тема еш кына хезмәткәрләр тарафыннан да, эш бирүчеләр тарафыннан да сорау тудыра. Шулай да, хезмәт хакы түләү буенча төгәл җавап бар: Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, хезмәткәргә эш хакы түләү системасына бәйсез рәвештә һәр сәгать саен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Әгәр гражданин оклад алып эшли икән, димәк бәйрәм көннәрендә эшләү айлык нормадан артып китә торган сәгатьләр һәм көннәр өчен икеләтә ставка буенча түләнә. Әгәр дә ул нормадан тайпылмаса, өстәмә түләүне исәпкә алмыйча түләнә.

«Хезмәткәрләрнең бәйрәм көннәрендә эш өчен икеләтә бәягә хокуклары бар. Сәгатьләп түләнә торган эштә эшләүчеләр шулай ук ике сәгатьлек ставка алырга тиеш. Хәтта эш сменасы бәйрәм көненә өлешчә генә туры килсә дә, арттырылган түләү бәйрәмгә туры килгән сәгатьләргә кагыла», – дип сөйләгән Гаврилов РИА Новости белән әңгәмәдә.

Шулай ук хезмәткәр икеләтә түләү урынына эш бирүче белән килештереп өстәмә ял көне алырга мөмкин. Бу очракта, бәйрәм көнендә эшкә чыгу гадәти ставка буенча түләнә, ә ял алган көнгә түләнми.

Эш бирүче тарафыннан закон таләпләре бозылганда, хезмәткәр Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

«Мондый хокук бозулар оешмалар һәм аның вазифаи затлары өчен административ штрафларга китерергә мөмкин. Нәкъ шуңа күрә, закон үтәлеше белән кызыксынган эш бирүчеләр гыйнвар бәйрәмнәре өчен түләүне дөрес исәпләргә тырыша», – дип йомгаклаган депутат.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев