Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел корпоративында кайсы җырчы ничә сумга җырлый?

Яңа ел корпоративына ясаган чыгышы өчен кайсы җырчының ничә сум алуын ачыклаган.

Айдар Галимовның концерт директоры мәгълүматлары буенча, аның катнашындагы корпоративның бәясе 300 дән 400 мең сумга кадәр. Барысы да нинди мәйданчык булуы һәм көннәргә бәйле. Чыгышы балет төркеме белән 40 минут дәвам итә. Җырчы директоры билгеләп үткәнчә, артистның транспорт чыгымнары, техник һәм көнкүреш райдеры аерым түләнә. Кайбер даталар инде буш түгел.

Салават Фәтхетдиновның концерт директоры хәбәр иткәнчә, җырчының бер чарасы 40 минутка исәпләнгән һәм ул 500 мең сумнан башлап тора.
Ришат Төхвәтуллинның төркеме белән чыгышы 600 мең сумга төшә. Вакыты: 30 минут-1 сәгать. Кечкенә балалары булганга, Алия чыгыш ясамый. 

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованы корпоративка чакырсаң, 40 минутлык чыгыш өчен 700 мең сумнан башлап түләргә туры киләчәк.  
Исемлектә иң кыйбатлы җырчы – Элвин Грей. Концерт директоры кисәткәнчә, җырчының буш көннәре калмаган да диярлек. Ә чакырырга өлгергән кешеләр 45 минутлык чыгышы өчен 2 миллион сумнан башлап түләргә әзерләр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев