Яңа ел осталык дәресләре старт алды
Үзәк китапханәдә уенчыклар ясау буенча осталык дәресе үтте.
Күңелле Яңа ел мәшәкатьләренең берсе – чыршы уенчыклары ясау. Үзәк китапханәдә уенчыклар ясау буенча осталык дәресе үтте. Әлеге чараның кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызның балалары. Алар үз куллары белән фоамираннан чыршы уенчыклары ясарга өйрәнделәр, әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Һәрберсенең Яңа ел чыршысына эләрлек яисә туганнарына һәм якыннарына бүләк итәрлек матур, оригиналь Яңа ел уенчыгы барлыкка килде.
Бәйрәмдә кинәт пәйда булган әкият геройлары – Убырлы карчыклар сихри маҗаралар дөньясына алып кереп һәммәсенең күңелен күтәрде. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев