Яңа нигезләмә расланды
I-IV класслы хәвефлелектәге калдыкларны җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген лицензияләү турында нигезләмә расланды.
Яңа нигезләмә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 26 декабрендәге 2290 номерлы карары белән расланган лицензияләү турындагы нигезләмәне алыштырачак. Лицензия алучыга (лицензиатка) куела торган лицензия таләпләре актуальләштерелде, лицензия таләпләрен тупас бозулар исемлеге киңәйтелде, лицензия алучының яки лицензиатның лицензия таләпләренә туры килүен бәяләүгә кагылышлы кайбер процедуралар төгәлләштерелде.
Карар 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев