“Ярдәмегез өчен рәхмәт”
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең берничәсе отпуск ялында булып, бәйрәмдә катнашты.
Аларның сәхнәдәге чыгышлары да игътибарга лаек иде.
Олы Әтнәдән Фәнис Бузунов һәм Иске Өҗемнән Рәлис Рәхмәтуллин район халкын Җиңү бәйрәме белән котлаганнан соң, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Сез җыеп җибәргән ярдәмнәрнең барысын да алдык. Безгә нык булышасыз. Ай саен ярдәм белән тулы машиналар килеп тора. Оештырган волонтерларга да рәхмәт. Район хакимияте, аның башлыгы Габделәхәт Хәкимовның тырышлыгы зур. Алия Абдуллина да нык ярдәм итә. Алар гына да түгел, бу эштә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, – диделәр.
Шунда ук үзләре хезмәт иткән хәрби часть исеменнән аларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Аерым алсак, хатта: “Сез – Россиянең җаваплы караштагы гражданины буларак, вәзгыятьне аңлап кабул иттегез, ярдәм кулы суздыгыз. Тылда сезнең кебек патриотик рухлы ярдәмчеләр булуын белгән хәлдә, безгә дә күпкә җиңелрәк”, – диелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев