Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Яшь гаиләләргә ярдәм

Бүгенге көндә бик күп төрле дәүләт програмалары эшләп килә.

Олы Әтнә авылында яшәүче Исмәгыйлевләр гаиләсенә район сессиясе вакытында зур бүләк ясадылар.
Әлбәттә, яшь гаилә өчен бик тә зур бүләк инде бу. Шөкер, хөкүмәтебез ярдәме белән яшь гаиләләргә төрледән-төрле ярдәмнәр бик күп. Илкүләм, республика һәм дә районда да төрле программалар эшләп килә. Тормыш башлап җибәргән яшь гаиләләр өчен мондый программалар булуы бик зур ярдәм әлбәттә.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә Әтнә районында яшәүче Исмәгыйлевләр гаиләсенә субсидия бирелде. Һәм район сессиясе көнне аларга танык­лык бирелде.
Әлеге таныклыкны Ис­мә­гыйлевләр гаиләсенә Татарс­тан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Рөстәм Хисамиев тапшырдылар. 
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Чулпан һәм Руслан Исмә­гыйлевләр районыбыздагы үрнәк, яшь гаиләләрнең берсе. 
Руслан районыбызның мә­га­риф, ә Чулпан сәла­мәтлек сак­лау өлкәсендә хезмәт куялар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Мансур Олы Әтнә урта мәктәбенең 3нче, Марсель 2нче сыйныфында белем алалар.  Өченче уллары Ранель Күшәр балалар бакчасына йөри.
 Исмәгыйлевләр гаиләсе районыбызда уздырылган барлык чараларда да актив катнаша.
Кыскача мәгълүмат
“Әлеге субсидия районыбыздагы икенче гаиләгә бирелә. Бу программа 2023 елдан эшли башлады. Әлеге программада 35 яшькә кадәр булган яшь гаиләләр катнаша ала”, – дип аңлатып үтте яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Галиева.
Субсидиянең критерийларына тукталып тормыйбыз. Аңлатып бетерә алмабыз. Сорауларыгыз булса бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев