Яшен һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне ничек тотарга?
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә булачак көчле яшенле яңгыр, җил турында кисәтә.
Иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын саклык чараларын үтәргә чакыра.
Белгечләр урамга чыгуны чикләргә һәм бина эчендә калырга киңәш итә. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә һәм аларны караусыз калдырмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев