Яшүсмерләр ата-аналар ризалыгыннан башка банкларда счет ача алмаячак
Августтан – яңа законнар: пенсиягә өстәмә, спамнан баш тарту, үсмерләргә счет ачуны тыю
1 августтан үз көченә керәчәк киләсе закон шулай ук аферистларга каршы көрәшүгә юнәлтеләчәк. 14-18 яшьтәге үсмерләр законлы вәкилләренең язмача ризалыгы белән генә банкта счет ача алачак. Искәрмә булып тулы хокуклылыкка ия булган балалар (мәсәлән, өйләнгән, хезмәт килешүе нигезендә рәсми рәвештә эшләүче яки әти-әнисе, уллыкка алучылары яки попечительләре ризалыгы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр) тора.
Әлеге закон беренче чиратта дропперлар эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән. Дропперлар эшчәнлеге яшүсмерләрнең картасы аша алданган кешеләрнең акчаларын чыгарудан гыйбарәт. Суммалар кайвакыт берничә миллион сум тәшкил итә ала.
Яшүсмерләргә 1 августка кадәр бирелгән карталар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк, алар өчен бернинди дә чикләүләр кертелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев