Язгы чәчүгә әзерлек
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан “Ленин” базасында районның күмәк хуҗалык инженерлары белән техника куркынычсызлыгы буенча махсус җыелыш узды.
Җыелышны район “Гостехнадзор” инспекциясе җитәкчесе Рафил Сабиров һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев уздырды.
Монда, беренче чиратта, техниканың бер урыннан икенчесенә күчүе бары көндез генә башкарылырга, моннан тыш, тагылма агрегатларда утлар һәм яктылык кайтарткычлар булырга тиешлек ассызыкланды. Шунысы куандыра, техника куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы күрсәтмәләр игътибар белән тыңланды. Хәтта үз фикерен белдерүчеләр дә булды. Әлбәттә, аерым игътибар, техниканы бер басудан икенчесенә күчерүгә каралган чикләүләр буенча иде. Моның бары тик көндез генә, якты вакытта башкарылырга тиешлеге билгеләнде. Бу чара, караңгыда начар күрү яки кисәк кенә һава торышының начараюы сәбәпле туарга мөмкин хәлләрдән саклану өчен кирәк. Механизаторлар белән планнан тыш инструктажлар үткәрү кирәклеге дә билгеләнде.
Шулай ук, эш барышының иминлеген арттыру максатыннан, тагылма агрегатларда утлар һәм яктылык кайтарткычлар булу да мәҗбүри. Бу, бигрәк тә кич белән һәм төнлә эшләр башкарганда яки күрү начар булганда мөһим. Шулай булганда башка техника һәм транспорт чаралары өчен эшләүче техника ерактан ук күренеп торачак. Моннан тыш, язгы эшләргә җәлеп ителгән техниканың даими эшләп торуы да бик кирәк шарт. Шуңа күрә җаваплы белгечләр моны һәрдаим күз уңында тотарга тиешләр.
Җыелышта, шулай ук, техник карау һәм ремонтлау аспектларына да басым ясалды. Язгы чорда кулланылачак трактор һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарының төзеклеген тикшерү, кирәкле ремонтларны вакытында уздыру, ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуын тәэмин итү – болар барысы да көнүзәк мәсьәләләр булдылар. Механизаторларның даими рәвештә үз техникаларын контрольдә тотулары, аларның эштәге иминлек өчен җаваплылыкны үз өсләренә алулары таләп ителде.
Моннан тыш, игътибар, язгы чәчү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә дә юнәлтелде. Күмәк хуҗалык территориясендә генә түгел, гомумән юлда хәрәкәт иткәндә барлык йөртүчеләрнең дә хәрәкәт кагыйдәләрен катгый үтәү һәм тизлек режимын саклау мөһимлеге искәртелде. Техника куркынычсызлыгы – авыл хуҗалыгында уңышлы эшчәнлекнең нигезе икәне тагын бер кат ассызыкланды.
Җыелышта катнашучылар язгы кыр эшләренең уңышлы узуына, үз җаваплылыкларын аңлаган хәлдә, бирелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәячәкләренә ышаныч белдерделәр. Биредәге барлык инструкцияләр һәм киңәшләр, язгы чәчү кампаниясенең тоткарлыксыз һәм куркынычсыз узуын гарантияләячәк. Бу җыелыш, һичшиксез, язгы чәчү кампаниясенә әзерлекнең мөһим бер этабы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев