Олы Әтнә мәктәп китапханәсендә 5 - 6 сыйныф укучылары өчен «Җиде төстә кунакта» дип исемләнгән китапханә дәресләре үтә.
Балалар шагыйре Рафис Корбанның тууына 65 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китапханә дәресендә укучылар язучының гади - шаян тел белән язылган шигырьләре белән танышалар. Китапханәче Розалия Камиловна шагыйрьнең тапкырларга табышмакларына җаваплар эзләтә. Шулай ук аның алфавитлы табышмаклары да укучыларда кызыксыну уята.
Нет комментариев