Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Идел-йорт”та – Әтнә мәктәбе укучылары

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры базасында театраль коллективларның Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара фестиваль-конкурс кысаларында үтүче иҗади лаборатория эше узды.

Зал күрше-тирә районнардан килгән кунаклар белән тулы иде. Төп максатлары, аңлашылганча – сәхнәдә чыгыш ясаган артистлар белән турыдан-туры аралашып, аларның эшчәнлегенә бәя бирү. Хәер, кунаклар турында сөйләрбез әле, әлегә үзәккә артистларны куеп, мәкаләне шул хакта язып башлыйк.

Артистлар кемнәр дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль җиңүчеләре – Олы Әтнә мәктәбе укучылары. Мәктәп директоры урынбасары Дилә Галиуллина һәм укытучы Галия Минһаҗева тарафыннан сәхнәләштерелгән “Хәят” спектаклен тәкъдим иттеләр алар. Бу юлы да кунаклар тарафыннан алкышларга күмелделәр. Хәер, спектакль эчтәлеген сөйләү урынсыз булыр, бу очракта яшь артистларның сәхнә осталыгын, җитәкчеләре ярдәмендә тамашачыга төп фикерне җиткерүләрен ассызыкларга кирәк. Һәрхәлдә, коллективның тырышлыгын югары бәяләү дөрес булыр, соңыннан үзләре белән аралашу да яшь артистларга карата булган ихтирам-хөрмәт хисләрен ныгытты.
Иҗади лаборатория эшен ачканда Габдулла Тукай исемендәге...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев