Көчле яңгырлар китереп чыгарган Суматрадагы су басулар һәм җир убылулары нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны арта һәм 593 кешегә җитте.
Элегрәк хакимият 502 корбан турында хәбәр иткән иде. РИА Новости хәбәр иткәнчә, югалган 468 гражданны эзләү операциясе төп бурыч булып кала.
Һәлакәт наркасында 2600 кеше яраланган, дистәләгән мең бина зыян күргән, ә эвакуацияләнгән кешеләр саны 578 меңнән артып киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Нет комментариев