Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инстаграмны блокировкалау россиялеләрнең психикасы турында кайгырту белән аңлатыла

Шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләренә күчәргә тәкъдим ителә.

Инстаграм социаль челтәрен блокировкалау Россия гражданнарының, беренче чиратта, балаларның һәм яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Бу хакта Роскомнадзорның дәүләт хезмәтләре порталын кулланучыларга тараткан хатында әйтелә.

«Безгә гражданнарның, беренче чиратта, балаларның һәм яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеген тәэмин итәргә, аларны челтәрдә эзәрлекләүләрдән һәм мыскыллаулардан сакларга кирәк», диелгән ведомство хәбәрендә.

Шул вакытта Роскомнадзорда кулланучылар үзебезнең «көндәшлеккә сәләтле үзебезнең интернет-платформаларга, шул исәптән „ВКонтакте“ һәм „Одноклассники“ социаль челтәрләренә күчә алачак», дип ышаныч белдерделәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/13-03-2022/instagramny-blokirovkalau-rossiyalel-rne-psihikasy-turynda-kaygyrtu-bel-n-a-latyla-5851208

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев