Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүче бул

Экология министрлыгы экология проблемаларына битараф булмаган барлык райондашларны бәйгедә катнашырга чакыра.

Казанда яшәүче 83 яшьлек ханым үз пенсиясенә чишмәне төзекләндергән, Әлмәт районыннан слесарь чокыр урынында парк төзегән, ә Балык Бистәсе районында яшәүче 84 яшьлек ир-ат атна саен М7 трассасына чыгып, яшел тукталышларда чүп-чар җыештырган. Алар барысы да төрле елларда ТР Экология министрлыгы үткәргән «ЭКОлидер» республика бәйгесе җиңүчеләре булганнар.

Сезнең арада да игелекле эшләр башкаручылар бардыр. Үзегезне күрсәтегез. Сезнең хезмәтегез башкалар өчен дә үрнәк булсын.

Бәйгегә гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)267-68-11.

Бәйгенең торышы белән ТР Экология министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев