Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә

13 марттан – 19 мартка кадәр.

Кучкар

Март үзенекен итәр. Бу атнада көч-куәтегез ташып торыр. Эшкә кагылышлы зур планнар кормасагыз да була. Бер агымда тыныч кына бара. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегездә бертөрлелек туйдырса, үзгәрешләр кертегез – бергә ял итәргә бару комачау итмәс.

Үгезбозау

Хезмәткәрләрегез белән ачуланышырга кирәкмәс. Барысын да уртага салып сөйләшкән очракта гына килешү табып була. Башкарып чыга ала торган эшкә генә алыныгыз. Төпле фикер йөртүегез нәтиҗәсендә финанс киеренкелегеннән котылырсыз.

Игезәкләр

Планнарыгызны чынга ашырганда кыенлыклар булса да нәтиҗәсе сез теләгәнчә булыр, уңышларыгыз да сөендерер. якыннарыгызга игътибарлы булыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә уңыш елмаер. Ялгызлар, бәлки, гомерлек ярларын очратырлар.

Кысла

Сезнең бу атнада көчегез ташып торыр. Кечкенә планнарыгызның чынга ашуы ихтимал. Янәшәгездә сезне яклап торучы хезмәттәшегез, аңлаучы иптәшегез булганда бар да яхшы булыр. Шәхси тормышыгызга килгәндә, сөеклегезгә игътибарны җәлләмәгез.

Арыслан

Арысланнар өчен керемле ай. Чит кеше киңәшен тыңлагыз, ләкин үзегезчә эшләгез. Башкарган эшегез өчен башкалар түгел, ә сез җаваплы. Яр сайлаганда кем файдалы – шуны түгел, эчке күңелегез кемгә тартыла, шул кешене яр итеп сайлагыз.

Кыз

Кызлар, чынга ашырасы планнарыгызны алдан ук уйлап куегыз. Бәлки, ярдәм итүче кешеләр дә табылыр. Эштә бернинди маҗарада катнашмагыз. Чит кешеләрнең шәхси проблемаларын хәл итеп йөргәнче, үз тормышыгызныкын хәл итү кулайрак.

Үлчәү

Сез хаклы булсагыз да. тормыштагы вакыйгаларны йөрәгегезгә якын алмагыз. Эшегездә җитәкчедән тәнкыйть сүзе ишетү авыр булса да, сабыр булыгыз, аны кабул итеп, хаталарыгыз булса, төзәтегез. Сөйгәнегез белән ял көнендә берәр кая ял итәргә барып кайту комачау итмәс.

Чаян

Дөреслекне яклап чыгу өчен уңайлы вакыт. Шуның нәтиҗәсендә кыенлыклар күп булса да, шәп кенә уңышларга ирешәчәксез һәм бик әйбәт эшкә чакыру алачаксыз. Ике дә уйлап тормастан ризалашыгыз. Бу үз чиратында киләчәктә үз эшегезне ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Укчы

Киңәшмәләрдәге активлыгыгыз җитәкчегез күңеленә ошап җитмәс. Сәбәбе нидән гыйбарәт икәнен бераздан аңларсыз, ди йолдызлар. Ә өйдә барысы да әйбәт. Сөеклегезнең җылы мөнәсә­бәте көннән бәте көннән-көн артачак, бала көн артачак, балаларыгыз уңышлары белән куандырачак.

Кәҗәмөгез

Башлаган эшегезне ахырына җиткерегез әле: җаваплылыгыгыз бик мулдан бәяләнәчәк! Шәхси тормышыгыз да тел-теш тидерерлек түгел. Борчуларыгыз артта калачак. Гомумән, бу атнада сезгә кая гына барсагыз да уңыш елмаячак.

Сукояр

Гаиләгездәге җылы мөнәсәбәт, эшегездә ачылырга торган менә дигән мөмкинлекләр үзегезгә күк капусы ачылгандай тәэсир итәр. Атнаның икенче яртысында дусларыгыз бик тә кирәкле бер мәгълүмат табып бирер. Бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз.

Балык

Керемле яңа эшләргә тотыну чоры. Дус-ишләрегез белән аралашу күңелләрегезне күтәреп җибәрәчәк. Хатын-кыз балыкларны – шәп кенә романтик рухтагы очрашу, ирләрне шәхси тормышта үзгәрешләр көтә, борчылу урынсыз, чөнки ахыры әйбәт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев