Йорт урынына – көл өеме
Сезнең ярдәм кирәк!
Тырыш хезмәт аша тырышып-тырмашып туплаган мал-мөлкәт шулай бер мизгел эчендә янып юкка чыга.“Янгын чыкканда өйдә түгел идек, кайтышыбызга безне кара көл өеме генә каршы алды”, – дип өзгәләнәләр Лидия һәм Рубис Яруллиннар.
Уртак гаилә корганчы Рубис күршедәге Җилгелде авылында яши, 1985 елда гаиләләре белән Дусымга күченәләр.
Ә Лидия электән үк Дусым авылында яши. Бергә гомер итә башлагач, йортны хәйран ук ныгыталар. Үзләре әйтмешли: “Йортны от и до” карап чыгалар. Өйнең эчке ягын да, тышын да яңарталар.
Бу очракта үзебезнең яктагы матур сүзләрне кулланып: “Аннан курчак өе ясыйлар”, дияргә дә була. Гаилә тормышын тагын да түгәрәкләндереп бер-бер артлы ике бала – ул һәм кыз аваз салалар. Әнә шулай матур гына тормыш үз җаена ага.
Уллары Рөстәм белән киленнәре Айгөл шушы ук төп нигездә – әти-әни белән бергә яшиләр.
Ә кызлары, газетабызны һәрдаим укучылар хәтерлидер, Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсендә эшләгән Резеда тормышка чыгып, Балтачка китә. Шөкер, анда өлкән Яруллиннарның оныклары да үсә инде.
Янгын чыккан көнне нәкъ шушы кызларында, Коръән укыту мәҗлесендә кунакта булалар алар.
– Хәбәр алуга йөрәк “жу” итте, каушатты, каударланды, – диләр үзләре.
Ә инде кайтып йорт нигезен күргәч, бөтенләй дә югалып калалар.

– Янгын йортка гына зыян салды үзе. Ул тулысынча янып бетте. Дөрес, мунча сайдинглары да эреп юк булган, гараж тышы да көйгән, – ди Лидия Яруллина.
Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитәләр, шул исәптән күрше тирә-як авылларының янгын сүндерү машиналары да килә, янгынны вакытында күреп хәбәр биргән күршеләре, авыл халкы да утка каршы күтәреләләр, бик булышалар. Уртак тырышлык белән янгынның таралуына юл куймыйлар: сарайны һәм күрше-тирә йортларны саклап калалар.
– Әмма без кайтып җиткәндә йорт кара күмергә калган иде инде, документлар да янып бетте. Үзебез белән алган паспортларыбыз калды үзе. Аннан соң, өскә кигән бер кат киемнәребез янмады, – диләр.

Ни кызганыч, йорт-җирне иминиятләүне дә аз суммага гына ясатканнар алар. Димәк, моңа да бик өметләнеп булмый. Бакчадагы яшелчәләр дә тапталып, юк булган биредә. Ә менә мал-туарлары, югарыда телгә алдым инде – сарайлары исән-сау кала. Ярый әле күршедә генә Лидия ханымның 75 яшьлек әнисе – Суфия апа гомер итә. Инде бөтен гаиләләре белән аңа сыенганнар.
Менә шундый коточкыч фаҗигагә дучар булган Дусым халкы.
Ни дисәң дә, Яруллиннар кайгысын үзенеке сыман кабул иткән авылдашлары. “Бүгенге көндә дә бик ярдәм итәләр”, – диделәр.
Йорт нигезен җыештыра башлаганнар. Монысына көченнән килгән һәркем булыша икән. Аллаһ рәхмәте, безнең район халкы бик ярдәмчел, кешелекле бит ул. Инде ярдәм кулы сузучылар бик күп булган.
“Йорт салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы”, дисәләр дә, бик күп финанс чыганагы сорый ул. Аеруча бүгенге көндә. Шуңа күрә, мөмкинлеге булган райондашлар, туганнарыгыз, дусларыгызга хәбәр итеп, бик кыен хәлдә калган Яруллиннарга ярдәм итсәгез иде. Тамчыдан күл җыела, диюләре бик хак сүзләр. Менә шушы счетлар аша акча күчерсәгез иде.
89046753167 (Ак Барс банк – Лидия Яруллина)
89534051487 (Сбербанк – Рөстәм Яруллин)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев