Әтнә үзәк китапханәсе «Йортларга – китап нуры» акциясенә кушылып өлкән яшьтәге укучыларның өйләрендә булды.
Китапханәчеләр өлкәннәрнең хәлен белешеп, укучылар яратып укыган китаплар, газет-журналларның яңа саннары белән таныштырып, күзәтү ясап, ошаган китапларны укырга биреп калдырдылар.
Бу юнәлеш китапханәгә йөри алмаучы әби-бабайларга китапханә турында мәгълүмат алырга, уку һәм аралашу аша социаль элемтәләр сакларга ярдәм итә.
Нет комментариев