Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир йөзе шулкадәр түгәрәк ул,киң ул!

Анда урын һәркемгә дә җитә! Булган кадәрле ашарыңа ,эчәреңә булса, өең җылы, урын -җирең чиста.

Күңел тынычлыгың белән беррәттән сәламәтлегең дә шул тирә булса,барысы да җитеш!
Декабрьнең иң беренче көннәре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча көтелгән. Ни өчен шулай? Чөнки ел әйләнәсе алар өчен җылы караш, игътибар, бер назлы сүз буладыр диеп, уйламыйм мин! Булса да,бик сирәкләр тарафыннан гына.
Дусым авылында шушы уңайдан матур чара үткәрдем! Кызганыч, барысын да җыя алмадым. Көне дә буранлап торды. Кайсыдыр кайтып җитә алмады. Назмиев Риназ иптәшләренә күңелле булсын диеп килде. Беркайчан да бер чараны калдырмый. Минем уң кулым дисәм дә була. Әз булсалар да минем яктан әз генә булса да бер искә алу булгандыр дигән өметтә мин!
Без башта рәсем ясадык! Аннан соң чыршыга эләргә уенчык!
Аларга бик ошады. Ахырдан,үзем әзерләгән нәни генә бүләкләремне тапшырдым. Өйдә дә рәсем ясап, үзләренең хыялларын чынга ашырсыннар иде!

Дусым мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев