Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Өҗем авыл клубында «Авыл тарихы» музей почмагы булдырганнар

«Авыл тарихы» музее киләчәктә тагын да тулыланыр, тагын да баетылыр, дип уйлыйбыз.

Иске Өҗем авыл клубында хезмәткәрләр инициативасы, авыл халкы ярдәме белән музей оештырганнар. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.

 – Авыл клубының ул почмагында фельдшер акушерлык пункты иде. Яңа ФАП төзелгәч ул бүлмә буш калды. Үткәнебезне киләчәккә күрсәтү  максатыннан ниятләп, музей почмагы булдырдык. "Авыл тарихы" музей почмагы әкренләп экспонатларга тулыландырыла. Киләчәктә тагын да тулыланыр, тагын да баетылыр дип ышанам, – диде Гөлфия Шакирова.

Чыннан да, яхшы гамәл булган бу. Киләчәк буынга халкыбызның, авыл халкының тормышын чагылдарган музей булдыру, мактауга лаеклы гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев