Чишмәле Сап авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Агымсудай гомер агышлары” исемле очрашу узды
Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре дә чакырылды
Чишмәле Сап авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Агымсудай гомер агышлары” исемле очрашу узды.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре хшлләрен уртаклаштылар. Балаларының тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр. Кичә барышында алар бер-берсенә терәк булырга, көч бирергә тырыштылар.
Уеннар һәм конкурслар өлкәннәрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең зиһен сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Чәй өстәле артында кичә дәвам итте. Өлкәннәр бер-берсе белән аралаштылар, хәл-әхвәл сораштылар, төрле темаларга сөйләштеләр. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән тәмле чәй һәм пирог кичәгә тагын да җылылык өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев