Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Истәлекле очрашулар

Сибгат Хәким музеенда Ары авылында яшәүче өлкәннәр мәдәният йорты җитәкчесе Кадимова Раилә җитәкчелегендә экскурсиядә булды.

Кояш чыгып, ай баткач,

Сызылып ата алсу таңнарыбыз.

Колач җәеп каршы алды,

Безне Гөлсинә апабыз.

Ачык аның һәрчак йөзе,

Бик тә тәмле аның теле.

Кайда гына булса да ул,

Бар кешегә мәрхәмәтле.

Гөлсинә апабыз дәресләрне,

Ихлас күңелдән укытты.

Бик чиста һәм күркәм тота,

Шундый олуг музейны.

Сөләм теле бик бай аның,

Сөйли ул диккать белән.

Бу музейны карарга

Бик күп кешеләр килгән.

Һәрвакытта артып торсын,

Безнең шатлыкларыбыз.

Мәктәбебезнең данын яклап.

Эшләсен музеебыз.

Музеебыз чынлап матур,

Бик бай экспонатларга.

Барыбыз да шатландык,

Монда төшә алганга.

Барыгызга телим Сезнең,

Чиксез изге теләкләр.

Кадыймовлар гаиләсенә

Әйтәм чиксез рәхмәтләр.

Буе кечкенә булса да,

Бик тә үткен Райлә апабыз.

Истәлекле очрашудан,

Күпме мәгълүмат алып кайтабыз.

Аллы-гөоое чәчәкләрдән,

Тәмле хуш исләр аңкый.

Райлә апабызның уң кулы,

Безнең Фидаиль абый.

Мәдәни чараларны,Бергәләп уздыралар.

Музейга экскурсияне дә

Рәхмәт оештырганнар.

Тыныч булсын көннәребез,

Гөрләп торсын мәктәбебез.

Һәрчак сәламәт булыгыз,

Ачык булсын бәхетегез.

Шундый матур очрашуга,

Без бик канәгать булдык.

Буш вакытта укыр өчен,

Хәтта китаплар алдык.

Китапханәдә эшли,

Безнең Энже кызыбыз.

Барыгызга рәхмәт әйтеп,

Без авылга кайтабыз.

Җитте матур “Алтын” көзләр,

Тиздән китәр торналар.

Насыйп булсын тагын да,

Күңелле очрашулар.

Гөлчәчәк Каюмова, Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев