Җитәкчесе – Ленар Кәбиров
Хәбәрләр

Җитәкчесе – Ленар Кәбиров

Хакимиятнең утырышлар залында махсус хәрби операция һәм “кайнар нокта”лар ветераннары вәкилләре, шулай ук чакырылган кайбер оешма җитәкчеләре катнашында махсус җыелыш узды.

Биредә көн тәртибендәге төп мәсьәлә – район дәрәҗәсендә махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе бүлеген төзү булды. Ул районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Хәсбиуллин һәм әлеге ассоциациянең координацион совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашында узды.
Катнашучыларның бердәм тавыш бирү нәтиҗәсендә безнең районда ассоциация бүлеге җитәкчесе итеп Ленар Кәбиров сайланды.
 


Нет комментариев