Юлчылар чокыр ямыйлар
Хәбәрләр

Юлчылар чокыр ямыйлар

Районыбыз юлларында асфальт ямау эшләре дәвам итә. Бу хакта юл оешмасы мастеры Алмаз Галаутдиновтан сораштык.

 Әле күптән түгел генә Ташчишмә ягында эшләгән идек. Хәзер менә Күәмнән Күлле Кимегә таба юлны ямап тигезлибез, – диде ул.
Мондагы эшкә әле берничә көн элек кенә тотынганнар. Артык кызу темплар белән бара алмыйлар. Чөнки таш ташучы зур машиналар җимереп торалар, ярый әле юл оешмасы ямап тора. Ә кыш көне ул тишек-тошыкны кар явып тигезләр дигән өметтә торыйк инде. Шөкер, XXI гасырда яшибез бит...
Ямау технологиясе беренче карашка җайлы тоелса да, катлаулылыгы бар икән. Башта кайсы җирләрне ямарга икәнен карап, билгелиләр. Аннан асфальт кисә торган “Барсик” түгәрәк чокырларны шакмаклы итә. Моннан соң аны чистарталар, ян-ягына битум агызып, асфальт җәяләр һәм каток белән таптыйлар. 
Афәрин, юлчылар! Сез булганда чокырлар гел шулай ямалып торыр дип өметләник. 


Нет комментариев