Юрист: Чит кешенең телефондагы язышуын фотога төшергән өчен дүрт елга кадәр төрмә яный
Бу хакта юридик фәннәр докторы Людмила Айвар сөйләгән.
Аның сүзләренчә, әгәр кеше шәхси файдалану яки тарату өчен телефонны фотога төшерсә яки видео яздырса, аның өчен җаваплылык карала.
«Әгәр кеше язышуны карап кына калмаган, ә фотога төшергән, экран видеосын яздырган яки моны башка кешеләргә дә тараткан икән, РФ Җинаять кодексының 137 маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу – шәхси тормышка кагылырга ярамый дигән кагыйдәне бозу булып тора. Санкцияләр - ике елга кадәр иректән мәхрүм итү, кешеләргә таратканда – дүрт елга кадәр», - дип аңлатты эксперт «Абзац» белән әңгәмәдә.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр суд таратылган материалда намус, абруй кимсетелү билгеләрен күрсә, мораль зыянны да капларга туры килә.Бу хакта Татар-информ яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев