Юрист: Җитәкче хезмәткәрләренә тавыш күтәрергә хокуклы түгел
Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, РФ атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.
Җитәкче хезмәткәрләренә тавыш күтәрергә тиеш түгел, чөнки закон һәм Хезмәт кодексы күзлегеннән караганда, ул кул астында эшләүчеләр кебек үк хезмәткәр. Аның статусы зуррак җаваплылыкны, югарырак хезмәт хакын һәм киңрәк функционалны гына күздә тота. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, РФ атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.
«Шуңа күрә этикет, аралашу кагыйдәләрен үтәүгә, башка хезмәткәрләрнең намусын һәм абруен яклауга килгәндә, җитәкче башка эшчеләрдән өстенрәк саналмый», - дип билгеләде Соловьев.
РФ Хезмәт кодексы хезмәткәрләрнең намусын, абруен һәм хокукларын яклый, лип өстәде ул.
«Әгәр хезмәткәрне эштә даими рәвештә кимсетсәләр, хурласалар, бу «Кимсетү» маддәсе нигезендә административ хокук бозу булып саналачак. Шуңа күрә дәлилләрсез гаепләргә ярамый», - дип ассызыклады юрист.
Дәлил буларак видеоязмалар, хезмәттәшләрнең күрсәтмәләре кулланылырга мөмкин, диде белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев