Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабак бәйрәме - үткәрсәң була икән

Көз — бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул!

Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул. Күңгәр авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты тарафыннан көзге муллыкка багышланган “Кабак бәйрәме” – диеп исемләнгән чара узды. Чарада төрле биремнәр, уеннар оештырылды, кабак бәлеше пешерү буенча осталык дәресе күрсәтелде. Ахырдан балалар кабак бәлеше белән чәй эчтеләр. Әлеге бәйрәм күңелле дә, файдалы да булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев