Кабат «Ура, авылга!» проекты старт алды
Хәбәрләр

Кабат «Ура, авылга!» проекты старт алды

3 август көнне, Күңгәр авылы җирлегендә «Ура, авылга!» проекты башланып китте.

Биредә 33 бала 5 көн дәверендә татарча аралашып, төрле остаханәләрдә үзләре өчен яңа һөнәрләр үзләштереп, туган як тарихын, гореф-гадәтләрен барлап, кызыклы һәм күңелле ял итәчәкләр!

Беренче көнне балалар рәссам Гөлназ Ильяз кызы белән бергә остаханәдә рәсем ясау серләренә төшенделәр. Соңрак Ландыш Габдрахманова белән «Алдынгылар» флешмобын өйрәнделәр.


Нет комментариев