Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Кагыйдәләрне искә төшерделәр

“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерында Әтнә һәм Биектау районнары буенча юл хәрәкәтен профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина белән берлектә юл кагыйдәләренә багышланган махсус көн үткәрелде.

Бу исә балалар өчен бик мөһим белемнәрне үзләштерү максатын күздә тотып оештырылды. Балалар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдырмауны күздә тотып оештырылган чара зур кызыксыну белән кабул ителде. Көннең башлангыч өлешендә юл кагыйдәләренә багышланган профилактик әңгәмә үткәрелде. Юл иминлеге белгечләре балаларга юлларда ничек дөрес һәм куркынычсыз йөрергә кирәклеге турында сөйләделәр, светофор, юл билгеләре һәм хәрәкәт кагыйдәләрен аңлаттылар.

Соңыннан балаларга тематик фильм күрсәтелде. Бу фильмда юл кагыйдәләренең ничек үтәлүе, юлларның куркыныч шартлары һәм төрле юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләнде. Балалар фильмны зур игътибар белән карап, кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Чаралар барышында  балалар фликерлар ясадылар. Балалар үз куллары белән юл кагыйдәләренә бәйле фликерлар (йомшак кулланмалы материаллар) ясадылар, аларның дизайнында юлдагы куркынычсызлык элементлары чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев