Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Камал театры артисты Наил Дунаев вафат.
"Наил абыйны без үзебезнеке дип саный идек! Әтнә театры дәүләт статусында куйган тәүге спектакле - "Сөясеңме, сөймисеңме?"дә төп рольләрнең берсен башкарып, ул безгә осталык мәктәбе дә, үз-үзебезгә ышаныч та бирде... Рәхмәт сиңа, Наил абый! Рухың шат булсын!",- дип язып куйганнар Әтнә театры җитәкчелеге телеграм-каналда.
Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.
Нет комментариев