Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казахстан аэропортларының күбесе гадәти режимда эшли башлаган

Республиканың элеккеге башкаласындагы аэропорт чуалышлар аркасында 10 гыйнварга кадәр ябылган иде.

 Казахстанда Алма-Ата һәм Талдыкорган һава аланнарыннан тыш барлык аэропортлар да гадәти режимда эшли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Гражданнар авиациясе комитетында ачыклык кертүләренчә, Алма-Ата һәм Талдыкоргандагы аэропортлар «вазгыять тотрыклы төс алганнан соң эшли башлаячак».

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республиканың элеккеге башкаласындагы аэропорт чуалышлар аркасында 10 гыйнварга кадәр ябылган иде. Шәһәрдә блокпостлар урнаштырылды, аэропортка илтә торган юл ябылды. 8 гыйнварда илдә поездлар яңадан йөри башлады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-01-2022/kazahstan-aeroportlaryny-k-bese-gad-ti-rezhimda-eshli-bashlagan-5846852

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев