Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле
Хәбәрләр

Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле

Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләрнең күбесе төзелеш өлкәсенә туры килә.

Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләрнең күбесе төзелеш өлкәсенә туры килә. РИА «Новости» уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, югары эш хакы түләнгән эш урыннары буенча төзелеш (50 процент), транспорт һәм логистика (48 процент), шулай ук стажировкалар (45 процент) алга чыккан.

Башка төбәкләргә килгәндә, айлык хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән иң күп вакансияләр Мәскәүдә ешрак очрый. Башкалада транспорт һәм логистика (64 процент), төзелеш һәм күчемсез милек (63 процент), шулай ук җитештерү һәм агросәнәгать (59 процент) тармаклары өстенлек итә.

Тикшеренү уздыру өчен ил күләмендә беренче кварталдагы 200 меңнән артыграк вакансия барланган.

Татар-информ


Нет комментариев