Казанда 18 яшьлек егет ир-атны пычак белән кадап үтергән
Хәбәрләр

Казанда 18 яшьлек егет ир-атны пычак белән кадап үтергән

Егет 49 яшьлек ир-атка биш тапкыр пычак белән кадаган, шуннан соң зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Казан үзәгендә 18 яшьлек егет ир-атны пычак белән кадак үтергән.

Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге фаҗига Борһан Шаһиди урамында булган дип хәбәр иткәннәр иде. Егет 49 яшьлек ир-атка биш тапкыр пычак белән кадаган, шуннан соң зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлгән.

«Татар-информ» га билгеле булганча, һөҗүм итүче исерек булган – аны урында ук тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Егеткә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Якын арада суд аңа карата чик кую чарасын сайлаячак.

Татар-информ


Нет комментариев