Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда авария китереп чыгарган 17 яшьлек үсмер тоткарлаганнар

Үсмернең әнисенә карата 11 административ беркетмә төзелгән. Барлык материаллар да балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.

Казанда юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм пассажирлар белән бергә авария урыныннан качып киткән үсмерне (өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган) тоткарлаганнар.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, үсмер 14нче модель «Лада» автомобилендә йөргән һәм берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Беренче кагыйдә бозу очрагын 13 февральдә теркәгәннәр, ә инде 26 февральдә ул Блюхер урамындагы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Үсмер, идарәсен югалтып, Chery Tiggo автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң пассажирлары белән бергә авария урыныннан качып киткән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозучының шәхесен бик тиз ачыклаган. Ул 17 яшьлек үсмер булып чыккан. Шулай ук ул идарә иткән автомобильнең элегрәк теркәү исәбеннән төшерелгән булуы ачыкланган.

Үсмернең әнисенә карата 11 административ беркетмә төзелгән. Барлык материаллар да балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев