Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда бер кешегә цемент салынган чиләк төшкән, ул вафат булган

Казанда эшче аңа цемент салынган чиләк төшкәннән соң вафат була.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 майда Совет районындагы мәйданчыкларның берсендә суүткәргеч ремонтланган. Эшчеләр аңа бәйләп куелган цемент чиләкләрен күчерү өчен экскаватор чүмеченнән файдаланганнар. Ниндидер мизгелдә чиләк ремонтчыларның берсенә төшеп киткән. Аны хастаханәгә китерәләр, анда берничә көннән ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев